МТС Чебоксар-Казан елга юлында бушлай аудиогидын эшләтеп җибәрде

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

МТС, цифрлы экосистема, Россия төбәкләрендә круиз туризмына ярдәм итүгә юнәлдерелгән цифрлы проектны башлап җибәрде. Мини-спектакльләр форматындагы бушлай аудиогидлар сериясендә башта Идел елгасы буенда урнашкан шәһәрләр пристаньнары була. Беренче елга аудио маршруты июнь аенда Самарада эшли башлады. Ә сериянең яңа аудиогиды туристларны һәм төбәк халкын Чебоксардан Идел буйлап Казан һәм Түбән Новгород ягына озата барачак.

«Волжские истории» (Идел турындагы хикәяләр) интерактив гидлар сериясе Идел ярларындагы тормыш турында сөйли. Экскурсияләр аудиоспектакльләр форматында ясалган. Төрле тарихи чорларга чумдыра торган, актерлар осталыгы һәм тавыш эффектлары белән баетылган аудиогидларны ясаганда, МТС җирле халык һәм туган якны өйрәнүчеләр белән хезмәттәшлек итә, шуңа күрә текстларда тарихи фактлар һәм халык легендалары үрелеп бара. Шул ук вакытта юл күрсәткечендә төбәкләрнең үзәк шәһәрләре турында гына түгел, ә Идел буйлап урнашкан кечкенә авыллар турында да мәгълүмат бар.

Әйтик, император Петр Беренче Чебоксарда кемдә һәм ни өчен кунак булганын, Бөек Екатерина  алтын кашыкны ничек төшереп калдырганын, ни өчен танылган рус математигы Николай Лобачевскийның Идел буенда үзенә йорт сатып алуын тасвирлана. 

Аудиоэкскурсияләрне круиз һәм елга теплоходларында, тиз йөрешле пассажир судноларында тыңларга мөмкин. Моның өчен смартфон һәм колакчыннар гына кирәк. Гид бушлай һәм барлык операторларның абонентларына МТС Live кушымтасының "Онлайн" бүлегендә ачык.  Круиз теплоходлары туристлары Чебоксардан экскурсия кораблары өчен причалда урнашкан мәгълүмат стойкасыннан китәр алдыннан аудиоспектакльне кушучы QR-кодны сканерлый алалар, ә аннары, Идел буйлап сәяхәт иткәндә, аудиогид тыңлый алалар.

"Бүген МТС цифрлы экосистемасы массакүләм ял итү сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм мөмкинлеген арттыру өчен күп мөмкинлекләр бирә. Без MTS Travel торакларны броньлау өчен уңайлы онлайн платформаны үстерәбез, шулай ук сәяхәтчеләргә ял итүләрен планлаштырырга мөмкинлек бирәбез», — дип билгеләп үтә МТСның социаль һәм хәйрия программалары үзәге җитәкчесе Ольга Юркова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International