Татарстан - актив рәвештә мобиль эшләнмәләр ясаучыларны яллый торган ИТ-компанияләрне җәлеп итүче төбәк

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Эшләнмәләрне ясаучыларны яллаучы топ-10 компания арасында һәр икенчесенең Казанда яки Иннополиста офислары бар. "Технократия" тикшеренүе нәтиҗәләре бучена Россиядә мобиль эшләнмәләр ясаучыларга ихтыяҗ соңгы 12 айда 24% ка кимегән.

Эшкә алучы компанияләр арасында лидерлар - Россия бигтехының дүрт төп компаниясе: Тинькофф, VK, Сбер һәм Яндекс. Бу, гомумән алганда, мобиль эшләнмәләр ясаучыларга ихтыяҗ булган бизнес өлкәләре арасындагы гомуми трендка җавап бирә: топ эшкә алучы тармаклар - «Мәгълүмати технологияләр» һәм «Финанслар». Шунысы кызык, топ-10 компанияләрнең Казанда офислары бар - бу Тинькофф, Сбер, Яндекс, Aston һәм VK, алар күптән түгел генә Бәшир Рәмиев исендәге ИТ-паркта эш киңлеген ачты. 

 

ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин кадрлар әзерләүнең мөһимлеге, шулай ук Татарстанның ИТ белгечләр өчен кызык булуын шәрехләде: 

"Татарстанның киләчәге бүгенге буынга бәйле, һәм кадрлар әзерләү – безнең эштә хәзерге вакытта бик мөһим. Илнең ИТ-базарындагы катлаулы хәл соңгы ел ярым эчендә ИТ-белгечләргә ихтыяҗ һәм тәкъдим буенча трендларны сизелерлек үзгәртте. Бу шартларда республика белгечләрне эшкә урнаштыру өчен тотрыклы урын булып кала, һәм аларның үзләрен иң яхшы яклардан күрсәтергә мөмкинлек бар"- Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләреһәм элемтә министры.

2022 елның июленнән 2023 елның июленә кадәр бизнес мобиль эшләнмәләр ясаучылар өчен ачык позицияләр санын киметкән: вакансияләр саны Android-эшләнмәләр өчен 20,5% ка һәм iOS-эшләнмәләр өчен 29,9% ка кимегән. 2023 елның беренче ике кварталы базарның үзгәрүе тенденциясен күрсәтә. Технократия HR-директоры Алина Габидуллина сүзләренчә, декабрьдә базарның төшүе аның сезонлылыгы белән аңлатыла: «Декабрьдә яллаутеплары ким, шуңа күрә компанияләр проектларны агымдагы состав белән тәмамлыйлар, ә гыйнварда яңа позицияләр ачалар, бер ел эшләп бетереп, эш урынын үзгәрткәннәрне алыштыру өчен».

Базарда ихтыяҗ иң зур булган кандидатлар - шунда ук бизнеска мәсьәләләрне хәл итәргә булышырга әзер Senior-разработчиклар. "Технократия"нең җитештерү буенча директор Игорь Котов «сениорларга» ихтыяҗ артуын өч сәбәп белән аңлата: «Беренчедән: тәҗрибәле белгечләрнең чит илгә китүе һәм Россиядә аларның өлеше кимүе. Икенчесе: читтәге хезмәткәрләрне "сүндерү", бу еш кына мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләре белән аңлатыла. Өченчесе: чит ил софтын кыска вакыт эчендә алыштыру өчен тәҗрибәле белгечләр кирәк. Компанияләр мөмкин кадәр тиз арада, күп акча срыф итмичә, нәтиҗәгә ирешергә телиләр».

Ә менә яңа эшли башлаган белгечләргә ихтыяҗ зур түгел - кайбер тармакларда «джуннар»га ихтыяҗ күпкә азрак. Компанияләргә базардан яңа белгечләр ялламыйча, үзләрендә тәрбияләү җиңелрәк. Мәсәлән, Технократия Татарстан югары уку йортлары (КФУ, КНИТУ-КАИ, Иннополис Университеты) студентлары өчен «Агона» белем бирү проектын башлап җибәрде. Татарстанның югары уку йортлары белән шулай ук башка компанияләр дә эшли, мәсәлән, Тинькофф һәм SimbirSoft студентларны КФУ белән партнерлык кысаларында укыталар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International