ИТ-парк һәм Globus IT Татарстанда технологик белгечләр әзерләүнең яңа моделен булдырачак

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

27 ноябрьдә «"ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ һәм Россиянең әйдәп баручы интеграторы Globus IT бизнесның конкрет бурычлары өчен проект командаларын формалаштыруга юнәлдерелгән ИТ-белгечләр әзерләүнең уртак лабораториясен төзү турында стратегик килешүгә кул куйдылар. «"ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ директоры Руслан Власов һәм CEO Globus IT Павел Короткий тарафыннан ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов барында имзаланган документ технологик белем бирүгә принципиаль яңача якын килүгә нигез сала.

Традицион белем бирү программаларыннан аермалы буларак, Globus Labs һәм ИТ-паркның уртак проекты шунда ук индустриядә тулы канлы эшкә әзер проект командаларын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу модель базарның төп проблемасын хәл итә — чыгарылыш укучыларының академик белемнәре һәм компанияләрнең реаль ихтыяҗлары арасындагы аерма.

"Без технологик гигантларның үз мәгариф экосистемаларын төзүләрен күрәбез. Безнең килешү исә кечерәк масштабтагы компанияләр өчен мәгариф проблемасын да хәл итә, зур һәм кече оешмалар өчен бөтен базар өчен мөмкин булган гомуми әзерлек инфраструктурасын булдыра. Татарстан предприятиеләренә хәзер үз белем бирү программаларын эшләргә кирәкми - алар инде эшли торган системага кушыла һәм үз бурычларына әзер командалар ала ала", - дип аңлата Руслан Власов.

Партнерлык «"ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ инфраструктурасы базасында уртак практик курслар, белем клублары, хакатоннар һәм проект лабораторияләре эшләтеп җибәрүне күздә тота. Технологик компанияләрнең эш процессларына мөмкин кадәр якынрак булган белем бирү траекторияләрен төзүгә аерым басым ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International