Татарстанның ике балалар лагеренда «Цифрлы көннәр» узды

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Цифрлы көн - сыйныфтан тыш гомуми мәктәп чаралары һәм балалар лагерьлары өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты, ул "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасына ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла.

Проект балаларны һөнәри юнәлешне иртщ бирүгә юнәлдерелгән һәм, балалар яки мәктәп яны лагеренда ял иткәндә, популяр ИТ-һөнәрләр һәм актуаль мәгълүмати технологияләр белән уен формасында танышырга мөмкинлек бирә.

2022 елда проектта 6 меңнән артык балалар лагере катнашкан. "Цифрлы көн" Россиянең барлык 89 төбәгендә дә уңышлы уза.

Татарстан Республикасы проектны гамәлгә ашыруга быел да кушылды. Балаларны савыктыру лагерьлары базасында җәйге чорда "Цифрлы көннәр" узды:14 июльдә Чистай муниципаль районының "Раздолье" дәвалау-савыктыру комплексы базасында; 4 августта Мамадыш районының "Берсут" балалар савыктыру лагеры базасында. Әйдаманнар белән бергә балалар мәгълүмати технологияләргә багышланган интерактивларда катнаштылар. 100 дән артык бала цифрлы һөнәрләр һәм ИТ-өлкәдә һөнәри мөмкинлекләр турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International