Ачык ишекләр көннәре 19, 26 август һәм 2 сентябрьдә узачак. 3 көн дәвамында Балалар ИТ-паркы командасы укыту юнәлешләрен тәкъдим итәчәк, белем бирү мәйданчыгы мөмкинлекләре һәм укытучылар турында җентекләп сөйлиләр.
Ата-аналар бушлай тест ярдәмпендә балаларының сәләтләрен белә алачаклар һәм блага яраклы иң яхшы курсны сайлый алачаклар.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү үтәргә кирәк.
Балалар ИТ-паркы - 2 мең квадрат метрдан артык уникаль белем бирү мәйданчыгы, анда балалар робототехника һәм прототиплаштырудан алып цифрлы медиа һәм эшкуарлыкка кадәр югары технологияләр өлкәсендә белем ала. Бүгенге көнгә кадәр 2000нән артык бала 50 юнәлеш буенча курслар, интенсивлар һәм мастер-класслар узган инде.
Балалар ИТ-паркы:
19 кабинет-лаборатория
Заманча өйрәнү җиһазлары
Тавыш яздыру студияләре
Видеоязма һәм тавыш яздыру кабинетлары
Балалар ИТ-паркының эш форматы:
Мастер-класслар - төрләре 20 дән артык, дәвамлыклары 30 минуттан 4 сәгатькә кадәр
Интенсивлар - 2 көн һәм 20 академик сәгатьтән башлап
Белем бирү курслары - 20дән 250гә кадәр академик сәгать
Мәгариф сменалары (лагерь) - 5 көннән 14 көнгә кадәр
Цифрлы чишелешләр эшләү:
Республика конкурсларын һәм белем бирү интенсивларын үткәрү
Онлайн һәм офлайн