ИТ-паркта стартаплар реестрына багышланган митап узды

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Стартаперларга стартаплар реестры һәм аңа ничек эләгү, шулай ук проектлар өчен актуаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

Митапта катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин чыгыш ясады.

«ИТ-парк» ДАУның ярдәм чаралары буенча эксперты Елена Стешина стартаплар реестры һәм ИТ-бизнес өчен гамәлдәге салым ташламалары турында сөйләде.

«Сколково» фондының төбәк операторы вәкиле Анна Шемановская Сколково резидентлары өчен мөмкинлекләрне һәм өстенлекләрне билгеләп үтте.

«Минем бизнес» үзәгенең социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Михаил Унтура эшкуарлар өчен республика дәрәҗәсендәге ярдәм чаралары турында сөйләде.

Yandex Cloud стартап-программаларының партнерлык челтәре җитәкчесе Полина Хәбриева Yandex Cloud грант ярдәмен тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, апрель ахырында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты мәгълүмати-элемтә технологияләре өлкәсендә стартаплар реестрын формалаштыру һәм алып бару тәртибен раслады. Әлеге тәртип реестрны формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләрен, реестрга кертү һәм чыгару шартларын, кертелгән мәгълүматларның составын, шулай ук реестрдан мәгълүмат бирү тәртибен билгели.

Татарстан Республикасы стартаплары реестры һәм хокук урнаштыру документлары белән «ИТ-парк» ДАУ рәсми сайтында «Документлар» бүлегендә танышырга мөмкин.
Реестрга кертү өчен гаризаны «Минем Субсидияләрем» мәгълүмат системасында «Стартаплар реестры» бүлеге аша бирергә мөмкин.

Элемтәләр өчен:

Стешина Елена, стартаплар реестры кураторы, ярдәм чаралары буенча эксперт, ИТ-парк

+7 (843) 235 18 95 (өстәмә 23002)

+7 (900) 325 48 70 (кәрәзле телефон)

e-mail: E.Steshina@tatar.ru

TG: @steshina_elena

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International