Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Казандагы филиалы «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында «Киләчәк коды» дип аталучы программалаштыру буенча бушлай белем бирү курсларына кабул итүне ачты.
Курслар сентябрьдә башлана һәм 8-11 сыйныф укучылары, техникум һәм колледж студентларына исәпләнә.
РАНХиГСның Казан филиалы директоры Наилә Әскәрова сүзләренчә, уку йорты мәйданчыгында сайтларны эшләү, интернетта куркынычсызлык һәм дизайн буенча белем бирү планлаштырылган. "Курсларны безнең укытучылар алып барачак. Балалар Python программалаштыру теленең нигезен өйрәнәләр, сайтлар һәм текә графика булдырырга өйрәнәчәкләр. Укуны уңышлы тәмамлагач, аларга тиешле сертификатлар биреләчәк", - дип билгеләп үтте Н.Әскәрова.
Курслар 4 модульдән тора һәм бер елга исәпләнә. Дәресләр атнага бер тапкыр көндез һәм цифрлы платформада узачак.
Катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында гариза бирергә кирәк. Әгәр дә дәгъвачының расланган хисап язмасы булмаса, аны ата-анасы яки законлы вәкилләре бирә ала. Аннары керү сынавын үтәргә, беренче модуль материалларын үзлектән өйрәнергә һәм аның нәтиҗәләре буенча тест тапшырырга кирәк.