Премьер-министр урынбасары – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Санкт-Петербургта IV хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясенең утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасының Россия-Сингапур мөнәсәбәтләренә югары кертем керткәнен билгеләделәр.
Бүген Казан ИТ-паркында Македония Республикасының хөкүмәт рәисе урынбасары – Македония республикасының финанслар министры Зоран Ставрески җитәкчелегендәге делегациясе булды.
1 июльдә Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнары һәм субъектларның җирле үзидарә органнарының гражданнардан башка дәүләт органнары карары астында булган документларны сорарга ярамау турындады законга 1 ел була.
Иннополис Университетының киләчәктәге хезмәткәрләре – 15 талантлы яшь белгечләрнең исемлеге билгеле булды. Конкурс Россиякүләм генә түгел, халыкара масштабка ия иде. Барлыгы җибәрелгән 720 гаризәнең 12% чит илдә яшәүчеләреннән килгән иде. Бу проектның кирәклегелеген, ИТ-белгечләрнең проектка кызыксыну белдерүләре тудыруын сөйли.
Бүген ИТ-паркның Чаллы шәһәрендәге площадкасында Татарстан өчен уникаль булган вакыйга - «Промышленные роботы. Татарстан 2013» форумы – бара. Бер урында бу өлкәдә дөнья лидерлары булган оешмалар промыленность роботларын тәкъдим итә. Форумның оештыручысы булып “Югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” белән Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора.
Бүген Казанда IT һәм информацион иминлек өлкәсендә иң эре конференцияләрнең берсе IT&Security Forum уза. Форумны Татарстанның Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ICL КПО компаниясе директоры Виктор Дьячков ачты.
10 июньнән алып һәрбер Татарстан кешесе дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органнарының “артык документлар” сорауларына зарлана ала.
«Иннополис» - Россиядәге югары технологияләр өлкәсендә блуачак яңа шәһәр. Биредә 155 мең кеше яшәр дип көтелә, шуларның 60 меңе югары технологияләр өлкәсендәге белгечләр. Татарстан Республикансында реализацияләнгән “Иннополис” проекты масштаблы федераль проектларның берсе.
4 июньдә Вице-премьер – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә Хөкүмәт комиссиясенең Ачык хөкүмәт эшчәнлеген координацияләү турында утырышта катнашты.
Бүгенге көндә эшләүче студентлар гадәти хәл. Җәй көннәрендә эшләү яшь белгечләргә табыш китерүдән кала, киләчәктә карьера төзүгә бик мөһим тәҗрибә дә бирә. Күпчелек студентлар нәкъ менә белгечлекләре буенча эш табырга омтыла.