4 июньдә Вице-премьер – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә Хөкүмәт комиссиясенең Ачык хөкүмәт эшчәнлеген координацияләү турында утырышта катнашты.
“Утырышта халыкны башкаручы хакимият органнарының эшчәнлеген бәяләргә тарттыру турындагы бик мөһим һәм файдалы сораулар турында сөйләштеләр. Информацион порталлар белән генә чикләнмичә, халыкка башкаручы хакимият органнары эшчәнлеге турында белдереп тору – бик мөһим, - дип билгеләде Роман Шәйхетдинов. – Халыкка гади тел белән аңлата торган стандартларны булдыру турында сөйләштеләр. Шулай ук, регионнар белән эшләү турында сөйләштеләр. Регионнарны халыкның фикерен җыю урыны итеп куллану мөһим”.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хөкүмәт органнары эшчәнлеген бәяләүче механизмын башкаруны тәкъдим итә. Ул региональ дәрәҗәдә халыкка Хөкүмәт эшчәнлеге нәтиҗәсен ачачак.
Татарстанда “Ачык Татарстан” система эшләнелде. Ул үзенә өч төп модуль кертә: дәүләт хезмәтләре, мобиль кушымта һәм субъектларның башкаручы органнарының эшчәнлеге турында белешмә. “Халыкка позитив новацияләр турында мәгълүматларны җиткереп барырга кирәк. Кешеләр беренче чиратта үзләре яшәгән шәһәр яисә төбәк хакимияте эшчәнлеге белән кызыксына”, ди Роман Шәйхетдинов.
“Ачык Татарстан” - халыкка Хакимиятнең эшчәнлеге нәтиҗәләрен күзәтеп бару һәм үз фикерләрен җиткерү урыны. Хәзер бу эшкә халыкны тарттыру мөһим.