Чаллыда “Промышленность роботлары” форумы уза

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-паркның Чаллы шәһәрендәге площадкасында Татарстан өчен уникаль булган вакыйга -  «Промышленные роботы. Татарстан 2013» форумы – бара. Бер урында бу өлкәдә дөнья лидерлары булган оешмалар промыленность роботларын тәкъдим итә. Форумның оештыручысы булып “Югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” белән Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора. Бүген чарада форумның партнеры EUROTECHPROM GmbH (Германия) Япониядәге һәм Германиядәге роботларның функционалын күрсәтә.

Бер көнгә робот төзү өлкәсендә лидерлар булган - FANUC,  KUKA, ABB һәм башка оешмалар -  ИТ-паркның Чаллы площадкасына робот модельләрен алып килә. Роботлар белән SprutCAM программ пакеты ярдәмендә идарә ителә. Программ пакетны ИТ-паркның резиденты булган “СПРУТ-Технология” компаниясе булдыра.

Чарада Татарстан Республикасының 250 сәнәгать предприятияләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

Беренче промышленность роботлар 1961 елны Unimate оешмасы General Motors оешмасына кушылган чакта фабрикада эшләнелә.  Бу сталь барабанга кушылган 1814 килограммлык кул була. Unimate роботлары үзләренең уникальлелеге белән аерылып тора. Мисал өчен, алар сыек металлны куша алган, һәм 227 килограмм авырлыклар белән эшли алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International