«Иннополис» - Россиядәге югары технологияләр өлкәсендә блуачак яңа шәһәр. Биредә 155 мең кеше яшәр дип көтелә, шуларның 60 меңе югары технологияләр өлкәсендәге белгечләр. Татарстан Республикансында реализацияләнгән “Иннополис” проекты масштаблы федераль проектларның берсе.
2012 елның 9 июнендә Россия Федерациясенең Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендә проектның төзелеше башланган җирдә тантаналы рәвештә Иннополисның булачак яшәүчеләренә язма белән нигез салынды.
Ул вакыттан узган бер ел дәверендә күп эшләр башкарыла. 2012 елның 1 ноябрендә техник типтагы аерым икътисади зона “Иннополис” эшләнелә. Бүгенге көнгә аерым икътисади зонаны идарә итү, аны планлаштыру проекты әзерләнә. 2013 елның маенда “Иннополис” Россия картасында барлыкка килде.
Хәзерге көндә проектның конкрет конценсиясе белән документлар әзерләнә. 2015 елны Иннополис беренче яшәүчеләрен кабул итәчәк: югары технологияләр өлкәсендәге талантлы белгечләр һәм аларның гаилә вәкилләре.
2013 елның сентябрендә ИТ-университет беренче студентларын кабул итәчәк. Сайлап алу тәмамланган, 720 претендент арасыннан 15 кеше сайланып алынган. Алар 2013 елның сентябрендә Carnegie Mellon университетына (АКШ) укырга барачаклар. Курсларын тәмамлагач Иннополис Университетында укытачаклар. Университетта укытуга кадемик программалар төзелә.
Узган ел эчендә Россиянең иң зур инвестицион проектларының берсе Иннополис ил буенча гына түгел, дөнья буйлап та танылды. Проект төрле халыкара форумнарда тәкъдим ителде. Ил буенча югары технологияләр өлкәсендәге инвесторлар белән сөйләшүләр алып барыла. Хәзер үк Россиягә инновацион проект кирәкле икәне ачык билгеле.
Хронология
2012 елның 9 июне – Россия Федерациясенең Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендә проектның төзелеше башланган җирдә тантаналы рәвештә Иннополисның булачак яшәүчеләренә язма белән нигез салынды.
2012 елның 1 августы –Иннополисның мастер-планы төзелү тәмамлана. Соңгы версиясе Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәтелә.
2012 елның 4 сентябре - iCarnegie Global Learning һәм Татарстан Хөкүмәте килешү турында меморандумга кул куя. iCarnegie Татарстан өчен фәнни-тикшерүне һәм университет кергән укыту системасы төзи, шулай ук җитәкчелек өчен профессиональ укыту һәм тренинг мөмкинлекләрен әзерли.
2012 елның сентябре - Татарстан Россиянең Минэкономразвитиясендә Иннополиста техник типтагы аерым икътисади зона төзүгә гаризә бирә.
2012 елның 1 ноябре - Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстанда “Иннополис” исемле аерым икътисади зона төзү турындагы карарга кул куя.
2012 елның 10 декабре - АНО «Университет Иннополис» теркәлә.
2013 елның мае – Россия Федерациясенең 394нче Хөкүмәт карары буенча Татарстанның Югары Ослан районында торак пунктына Иннополис исеме бирелә.
2013 еның 12 июне – “Иннополис” университетында беренче студентлар укый башлый.
![]() |