Элемтә техникумы студентлары Россия Почтасы бүлекләрендә җәйге практикаларын узалар

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүгенге көндә эшләүче студентлар гадәти хәл. Җәй көннәрендә эшләү яшь белгечләргә табыш китерүдән кала, киләчәктә карьера төзүгә бик мөһим тәҗрибә дә бирә. Күпчелек студентлар нәкъ менә белгечлекләре буенча эш табырга омтыла.

Мисал өчен, Казан элемтә электртехникумының “Почта элемтәсе” белгечлегендә укучы  2 курс студентлары җәйге практикаларын Казанның почта хезмәтләре бүлекләрендә уза. Алар “Россия Почтасы” оешмасының филиалы – “Татарстан почтасы” оешмасында элемтә оператлары, почтальоннар булып эшли.

Хәзерге вакытта почта бүлекләрендә вакант эш урыннары бар. Уртача хезмәт хакы – 10 мең сум.

“Монда эшләүнең яхшы ягы булып тәҗрибә туплау, профессиональ үсеш алу, күп булмаса да табыш алу тора”, ди Казанның №420202 почта бүлегендә практика узучы Эльвина Давлетханова.

Каникулларда эшләү – тормыш юлының мөһим тәҗрибәсе, дип саный күпчелек студентлар. Җәй көннәрендә эшләүчеләр үзгәрешләргә нык торучы, киләчәктә яхшы мөмкинлекләр бирүче потенциалга ияләр.

Әгәр сезне дә почта хезмәте өлкәсендә эшләү кызыксындыра икән 231-77-90 (ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының кадрлар бүлеге) яки 221-18-18 (“Татарстан почтасы”ның кадрлар бүлеге) мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International