Бүген Казанда IT һәм информацион иминлек өлкәсендә иң эре конференцияләрнең берсе IT&Security Forum уза.
Форумны Татарстанның Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ICL КПО компаниясе директоры Виктор Дьячков ачты.
“Сезне IT&Security форумда күрүемә шатмын. Форумның Казанда 7нче тапкыр үткәрелүе шатландыра. Бу күрсәткеч вакыйганың кирәклелеген һәм IT-җәмгыятькә файдалы булуын күрсәтә, - дип сүзен башлады Роман Шәйхетдинов. - IT – Россиянең икътисади үсеше өчен мөһим нокта. Һәм бу өлкәдә Татарстан алдынгы урында тора”. Россиядә IT-икътисадның өлеше 2012 елда 1,2% җитте. Татарстанда – 3% артык. Министр әйтүенчә бу республиканың IT-өлкәне үстерүгә кызыксынуын күрсәтә.
“Бу форум тиккә генә Татарстанда үткәрелми. Форумда катнашучылар һәм кунаклар “Иннополис” федераль проектына игътибар итүләрен сорыйм. Проект Казаннан 30 км ераклыкта төзелә”, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов.
Татарстан Россиянең IT-индустрия үсешенә җитди өлеш кертә. Республикада “Иннополис” исемле аерым икътисади зона төзелә. Биредә IТ-университет, IT-белгечләргә юнәлтелгән аерым экосистема төзелә. «Бездә булган иң мөһим әйберләрнең берсе – ул кешеләр. Россия дөньяда IT-индустриядә алдынгыларның берсе булыр өчен бар мөмкинлекләргә дә ия”, дип саный министр.
Роман Шәйхетдинов “Татарстанда һәм тулаем Россиядә IT-индустрияне үстерүдә катнашы өчен” аерым рәхмәтләрен Виктор Дьячковка белдерде, һәм форумда катнашучыларга уңышлар һәм яхшы кәеф теләде.
Бу елны форумда Россиянең төрле шәһәрләреннән 600дән артык катнашучы җыелган. Алар арасында IT-җитәкчеләр, информацион иминлек хезмәтләренең директорлары, алдынгы белгечләр, менеджерлар бар. Конференциядә катнашучылар Россиянең информацион технологияләр өлкәсендәге экспертларның 50дән артык чыгышын тыңлый ала. Алар арасында Алексей Лукацкий (Cisco Systems), Борис Симис (Positive Technologies), Алексей Волков (ОАО «Северсталь»), Крис Голд (PwC), Евгений Царев һәм башкалар.
Форумда Татарстанның эре инвестицион проектларының берсе - “Иннополис” белән танышып була. Проект IT&Security Forum партнеры буларак чыгыш ясый.
![]() |
|
![]() |
![]() |
![]() |