10 июньнән алып һәрбер Татарстан кешесе дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органнарының “артык документлар” сорауларына зарлана ала.
Узган елның июлендә Татарстан Республикасында электрон үзара ведомстволар системалары кертү белән чиновниклар гражданнардан аларның кул астында булмаган документларны сорый алмый. Алар башка хакимият органнарыннан электрон үзара ведомстволар системасыннан сорарга тиеш.
“Бүген Татарстанда министрлыкларда, ведомстволарда, башкаручы комитетларда кирәкле мәгълүматлар һәм документлар белән алмашуга сыйфатлы һәм оператив мөмкинлекләр бар. – ди ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – 24 майдан 6 июньгә кадәр электрон үзара ведомстволар системасына 9668 сорау җибәрелгән. Шуларның 6820 мөрәҗәгатенә җавап кайтарылган, 2848е эш дәверендә. Игътибар итәргә кирәк, ике атна эчендә хакимият һәм җирле үзидарә органнарына җаваплар вакытында кайтарылган.”
9 июньдә Кабминда Президент Рөстәм Миңнеханов: “Бу мәгълүматларны бастырыгыз,”кайнар линия” эшләгез, кешеләр бу саннарның дөрес булуын расласыннар,” – дип Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына йөкләмә бирде.
10 июньнән республиканың һәр кешесе бердәм кайнар линиягә (843)-5-114-115 телефон номеры аша мөрәҗәгатьләрен калдыра ала.
“Артык” документлар соралганын тикшерер өчен шалтырату үзәге операторына киләсе мәгълүматларны калдырырга кирәк:
1. Фамилия, исем, әтисенең исеме;
2. Муниципаль район исемле;
3. Дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органыны исеме;
4. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең исеме;
5. Сораган документлар исемлеге.