ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бу елны 97,4 км эленеп торган элемәт линияләре җир астына күчерелгән.


19
март, 2014 ел
чәршәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхетдинов белән IT-парк югары технологияләр өлкәсендә технопарк ДАУ директоры Антон Грачев Мәскәүдә югары технологияләр өлкәсендә технопарк булдыру эшчәнлеген координацияләү буенча Халыкара комиссия утырышында катнашты.

2014 ел башыннан бирле “Халык контроле” системасынад 4 379 гаризә килгән. Аларның 3 840ы Порталда бастырылган. “Эшләнелде” статусын 1726 гариза алган, 1081 гариза буенча эшләр “плашлаштырылган”, 642 гариза буенча эшләр башкарыла, 391 гариза мотивлаштырылган кире кагуга ия булган, шуларның 97се финанслау булмаган нәтиҗәсендә

Татарстан китапханәләре арасындагы хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә менде. Китапханәләр хезмәткәрләре оператив рәвештә мәгълүматлар белән алышыр өчен видео- һәм тавыш элемтәсе булдырылды. Киңәшмәләр хәзер он-лайн режимда узачак.


18
март, 2014 ел
сишәмбе

Узган айда ТР дәүләт хезмәтләре Порталы uslugi.tatarstan.ru аша 180 млн. сумга 152 мең түләү башкарылган. Узган елның февраль ае күрсәткечләре белән чагыштырганда түләүләр хакы ике тапкыр күбәүгән – 93,6 млн сум.

2014 елның февралендә ведомстволар ара хезмәттәшлек региональ системасына 22 мең запрос җибәрелгән. Иң күп мәгълүмат бирүче оешма булып, Россреестр тора. Россреестрның системада эшләү нәтиҗәсендә гражданнарга төрле документлар алып чиратта тормаска ярдәм итә

Россия Федерациясенең күпчелке регионнарында Автоном Крым Республикасы халкына ярдәм күрсәтү буенча митинглар уздырыла, матди ярдәм күрсәтелә. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре дә Крым халкына ярдәм итү нияте белән бер көнлек хезмәт хакын хәйрия кылды.


17
март, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ачык мәгълүматлар базасында программистлар арасында хакатон оештырырга планлаштыра. Моннан тыш дизайнерлар һәм журналистлар арасында ачык мәгълүматлар буенча берничә конкурс оештырырга планлаштырыла.

Казанда март уртасында Software Engineering магистр программасына укыту грантларын алуга сайлап алу туры уздырылды. Чарада 34 кандидат катнашты. Булачак студентларны җиңел булмаган сынаулар көтте: Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов белән сөйләшү, шулай ук үз проектларын тәкъдим итү.


15
март, 2014 ел
шимбә

Бүген казан ИТ-паркында Rails Girls чарасы башланып китте. Чара кысаларында хатын-кызларны программалаштыру серләренә өйрәләр.100ләп артык хатын-кызлар Казаннан, Ульяннан һәм башка шәһәрләрдән шушы проектта катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International