Rails Girls Kazan катнашучыларын Иннополиска чакырдылар

2014 елның 15 марты, шимбә

Бүген казан ИТ-паркында Rails Girls чарасы башланып китте. Чара кысаларында хатын-кызларны программалаштыру серләренә өйрәләр.100ләп артык хатын-кызлар Казаннан, Ульяннан һәм башка шәһәрләрдән шушы проектта катнаша.

Rails Girls – коммерцияле булмаган чара. Оештыручылар катнашучылар акча алмыйлар һәм тренерларга да акча түләмиләр.

Чарада катнашучыларны сәламләү сүзләрне белән Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

“Әлеге чара ИТ-өлкәсендә хатын-кызларның белемнәрен арттыру юнәлгәнлекне кызыклы дип саныйм. ИТ-компанияләрдә хатын-кызлар җитми,  - диде Министр. – Татарстан – ИКТ-инфрастркутура өлкәсендә алдынгы регионнарның берсе. Татарстанда югары технологияләр өлкәсендә эшләүче компанияләр саны көннән көн арта. Яңа эш урыннары тудырыла. Мин Сезне Иннополис проектына чакырам. Әйтәсем килә, Иннополиста заманча профессиональ роддом да булачак. Сезгә кызыклы аралашу, профессиональ тәҗрибә туплау телим. Мондый чараны ешрак үткәрергә кирәк!”

Чара ике көн буе уздырылачак. Якшәмбе катнашучыларга “Иннополис” проекты тәкъдим ителәчәк.

Чараны оештыручылар булып, казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторы резиденты Headmade һәм «Навигатор-кампус» технопаркы чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International