Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ачык мәгълүматлар базасында программистлар арасында хакатон оештырырга планлаштыра. Моннан тыш дизайнерлар һәм журналистлар арасында ачык мәгълүматлар буенча берничә конкурс оештырырга планлаштырыла.
Бүгенге көндә “Ачык Татарстан” проектлы өлешчә тормышка ашырылган. Ул үз эченә “Халык экспертизасы” бүлеген кертә, бүлек эчендә “Халык контроле” һәм “Дәүләт сатып алуларын турында сөйләшү” сервислары бар. Тиздән “Норматив хокукый актлар проекты буенча сөйләшү” сервисын ачылачак.
“Ачык мәгълүматлар”га ике бүлек кертелгән: ЗАГСлар бүлекләре исемлеге һәм Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре.
“Ачык мәгълүматлар” материалларын “ачык бюджет” сервисын тормышка ашыруда куллану көтелә. АКШ, Бөекбритания тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ачык мәгълүматлар
IT-бизнесны үсештә тотарга ярдәм итә.