ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне ТР дәүләт хезмәтләре Порталы һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша башкарып була

2014 елның 18 марты, сишәмбе

Узган айда ТР дәүләт хезмәтләре Порталы uslugi.tatarstan.ru аша 180 млн. сумга 152 мең түләү башкарылган. Узган елның февраль ае күрсәткечләре белән чагыштырганда түләүләр хакы ике тапкыр күбәүгән – 93,6 млн сум.

ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша элемтә хезмәтләре – телефония, телевидение, интернет өчен түләп була, шулай ук штрафлар барлыгын тикшерү һәм түләү мөмкинлекләре бар.

ТР дәүләт хезмәтләр порталы аша түләү вакыт һәм көчне экономияләргә, һәм вакытында түләү башкарылмаган нәтиҗәсендә бурычларны булдырмауга этәрә.

ТР дәүләт хезмәтләр порталы һәм “ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы аша ТКХ хезмәтләре өчен түләү генә түгел, ә он-лайн режимда приборлар күрсәткечләрен кертеп була.

“ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасын AppStore һәм PlayMarket кибетләрендә бушлай йөкләп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International