2014 елның февралендә ведомстволар ара хезмәттәшлек региональ системасына 22 мең запрос җибәрелгән. Иң күп мәгълүмат бирүче оешма булып, Россреестр тора. Россреестрның системада эшләү нәтиҗәсендә гражданнарга төрле документлар алып чиратта тормаска ярдәм итә. Шул исәптән:
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда региональ ведомстволар ара хезмәттәшлек 2012 елның 1 июленнән эшли. Бүгенге көндә системада 3,6 мең Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре эшли.
Әлеге системаны әйләнешкә кертү Татарстан гражданнарына чиратта торып вакытны исраф итмәүгә, шулай ук кирәкле документларны әзерләргә кирәк булган чыгымнарны да кыскартырга ярдәм бирде. 2013 елда Татарстан халкы пошлиналар түләүдә 158 мең сум акча чыгармаган.
ТР Мәгълүматлаштыру министрлыгы санаулары буенча, 2013 елда системаның социаль-иктисади эффекты 44 млн.сумга тиң (бер документ алуга бер сәгать вакыт үтә дип санаган очракта).