ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхетдинов белән IT-парк югары технологияләр өлкәсендә технопарк ДАУ директоры Антон Грачев Мәскәүдә югары технологияләр өлкәсендә технопарк булдыру эшчәнлеген координацияләү буенча Халыкара комиссия утырышында катнашты.
2009 елда Казан IT-паркы “РФ дә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар булдыру” федераль программасы кысаларында ачылган беренче объект. 2013 ел Казан һәм Чаллы IT-паркы мәйданчыклары өчен уңышлы булды. Шулай итеп, резидент-компанияләр саны 155 кә кадәр артты, ә резидентлар табышы 6,4 млрд. сум тәшкил итте, бу 2012 ел белән чагыштырганда, табыш 30 процентка арткан дигән сүз. Технопаркның 2 мәйданчыгында 3,4 меңнән артык хезмәткәр эшли, аларның уртача яше 27.
Технопарк резидентлары иминлек, ТКХ һәм сәламәтлек саклау өлксендә мөһим, социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә куя. 2013 елда резидентлар җәлеп иткән инвестицияләр күләме 84 млн чамасы тәшкил итә.
IT-парк югары технологияләр тармагын үстерү өчен кулай мохит булдыруны дәвам итә: инвестицион һәм венчур фондлар, уку йортлары һәм базарда эре уенчылар белән актив элемтәдә тора.
IT-парк планнарында – яңа башлангычлар һәм яңа проектлар. Октябрьдә Прототипирование һәм робототехника үзәге ачылышы планлаштырыла. Августта Чаллыда чит ил резидентлары өчен уңай торак проблемасын хәл ителәчәк, арендага йорт тапшырыла.
2014 елда IT-парк мәйданчыкларында күпанлы кызыклы вакыйгалар планлаштырылган. Бу – “Сәнәгать роботлары. Татарстан-2014» форумы, һәм Best Incubators&Accelerators StartupsSummer 2014 чаралары.
“Стартап Сабантуй” традицион экспедициясе, Россиянең төрле почмагындагы стартаперларга үз мөмкинлекләрен күрсәтү һәм Татарстан мәйданчыкларында үз бизнесын булдыруга беренче адымнарын ясау мөмкинлеге тудыра.