Татарстан китапханәчеләре видео-конференция режимында киңәшмәләр оештыра ала

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Татарстан китапханәләре арасындагы хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә менде. Китапханәләр хезмәткәрләре оператив рәвештә мәгълүматлар белән алышыр өчен видео- һәм тавыш элемтәсе булдырылды. Киңәшмәләр хәзер он-лайн режимда узачак.

Әлеге мөмкинлек узганда елда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы уздырган китапханәләр мәгълүматлаштыруы нәтиҗәсендә булдырылды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы бердәм электрон китапханә каталогы проекты үсешендә аерым корпоратив портал булыдырылды. Әлеге порталда китапхәнәләр эшчәнлегенә кагылышлы методик материаллар, инструкцияләр һәм башка кирәк материаллар куела. Китапханә хезмәткәрләреннән кирәкле юнәлеш буенча электрон гаризәләр өстәү мөмкинлеге бар. Һәр китапханә өчен  tatar.ru  доменында почта ящигы булдырылды һәм Microsoft Lync программ клиент эшли.

2013 ел ахырында узган видео-конференциядә Татарстан Республикасының 500дән артык китапханә хезмәткәрләре катнашты.

Хәзерге вакытта барлык муниципаль китапханәләр ай/атна саен уздырылачак онлайн видеоконференция режимын куллана башлады. Иң актив кулланучы булып, Арча үзәк китапханәсе тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International