Казанда март уртасында Software Engineering магистр программасына укыту грантларын алуга сайлап алу туры уздырылды. Чарада 34 кандидат катнашты. Булачак студентларны җиңел булмаган сынаулар көтте: Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов белән сөйләшү, шулай ук үз проектларын тәкъдим итү.
Александр Тормасов әйтүенчә, әлеге сайлап алуда тәҗрибәләре конкурсантлар да бар. “Аларның портфолиосында IT-проектларны тормышка ашыруда тәҗрибәле булганнары да бар. Нәкъ шушындый катнашучыларны чакыру беренче урында тора. Алар IT-белемнәрен яңа дәрәҗәгә җиткерә алачак.”, ди Александр Тормасов.
Сайлап алуда эре компанияләр вәкилләре катнашты. Алар арасында Mail.ru, NVision GROUP, Acronis, Futjitsu GDC, Барс Групп, Informatica – Иннополис Университеты студентларының потенциаль эш бирүчеләре. Сөйләшүләр барышында абитуриентларны эшкә алганда истә тотыла торган критерийлар буенча сайлап алачак.
Барлык сөйләшүләрдән соң һәр студентның академик һәм индустриаль рейтингы төзеләчәк. Сайлап алу турында узучылар исемлеге апрельдә билгеле булачак.