«Ачык Татарстан»ның иң популяр бүлеге - «Халык контроле»

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

2014 ел башыннан бирле “Халык контроле” системасынад 4 379 гаризә килгән. Аларның 3 840ы Порталда бастырылган. “Эшләнелде” статусын 1726 гариза алган, 1081 гариза буенча эшләр “плашлаштырылган”, 642 гариза буенча эшләр башкарыла, 391 гариза мотивлаштырылган кире кагуга ия булган, шуларның 97се финанслау булмаган нәтиҗәсендә.

Бик еш кына татарстанлыларның гаризәләре “сервиска бәйләнеше юк” дигән комментарий буенча кире кагыла.

“Халык контроле” модераторлары аңлатуынча системада гаризаләр 26 категория буенча кабул ителә.

“Сезнең проблема тулысынча каралмаячсак дигән сүз түгел. “Халык контроле” – һәрдаим үсештә торучы система. Вакыт белән без яңа категорияләр кертәчәкбез”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

Министр шулай ук “Халык контроле” системасында актив гаризәләр җибәреп, комментарийлапрда катнашучы гражданнарга рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Дәүләт хакимияте органнары һәм үзидарә хакимияте эшчәнлекләре 2014 елда 9 мең тапкыр җәяләнгән. Система кулланучылар 20 меңнән артык комментарий калдырган, 2014 елда тапшырылган гаризәләрне 46 мең тапкыр бәяләгән.

Система эшчәнлегендә мөһим урынны системаның модераторы – Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская алып тора.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкиллек аппараты гаризаләрне администралашу һәм барлыкка килгнә проблемаларны чишү буенча эш алып бара. Вәкиллекне җаваплылык итеп куйганнан бирле (2013 елның августы) гаризәлрәнең башкару 44тән 54%ка кадәр үсте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International