Казан ИТ-паркында ТР студентлары һәм укучылары арасында программалаштыру буенча XIV Ачык команда турниры узды. Ярышларда татарстанлылардан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән яшь программистлар катнашты.
22 март Казан ИТ-паркында Татарстан Республикасы студентлары һәм мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча турнир узачак. Ярышларны ICL-КПО ВС компаниясе ИТ-парк, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, А.Н. Туполев исемендәге Казан тикшеренү техник университеты белән беррәттән уздыла.
29-30 март көннәрендән казан ИТ-паркында 13 тапкыр Россиянең иң эре Бизнес-инкубаторларының берсендә сайлап алу узачак. Катнашучылар проектларын бәяләүче эксперт комиссия билгеле булды.
2014 елның 24 мартыннан Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “электрон чират” системасын ачу планлаштырылган. Әлеге система ярдәмендә гражданнарга хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшыртуга ирешү планлаштырыла. Система ярдәмендә Татарстан Республикасы территориясендә такси хезмәтендә пассажирларны йөртүгә рөхсәт алуга чиратка басып була.
Бүген Татарстан Республикасы Югары Ослан районының мәктәп директорлары һәм районның башкаручы комитет хезмәткәрләре өчен республикадагы электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турында лекция укыдылар.
15 марттан бирле Контакт-үзәккә конкурс белән бәйле 50дән артык шалтырату булган. Төп сораулар – бәйгедә катнашуны ничек дәвам итәргә, бәйгене уздыру вакытлары һәм баллар җыю тәртибе.
13 февральдә “Тататрстан Республикасы мәгълүмати системалар һәм мәгълүматлаштыру турында” законына үзгәрешләр турында закон проекты белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Дәүләт Советы депутатларына тәкъдим итте, закон беренче укылышта кабул ителде.Бүген депутатлар Законны тулысында, икенче һәм өченче укылышта кабул итте.
ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы uslugi.tatarstаn.ru аша балаларның балалар бакчасында чиратка кую 91 мең электрон гариза бирелгән. Хезмәт Порталда 2011 елның мартыннан бирле эшли.
2014 елның гыйнвареннән Татарстанның медицина персоналы “ТР Электрон сәламләтлек саклау” бердәм дәүләт мәгълүмати системада эшли башлады. Медицина учреждениеләрнең 12 мең хезмәткәре, шул исәптән үзәк район больницаларының 205 врачы системада эшләүгә укыту узды һәм курсларга узу турында сертификатка ия булды.
2014 ел башыннан бирле ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша 38,6 мең язылу, электрон чират терминаллары аша 33,7 мең язылу, контакт-үзәк аша 3,5 мең мөрәҗәгать, кабат приемга 55 мең кеше язылган. Тулаем “Табибка приемга язылу” хезмәте белән 130,5 мең татарстанлы кулланган.