Югары Ослан районы яшәүчеләренә электрон хезмәтләр турында лекция укыдылар

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Югары Ослан районының мәктәп директорлары һәм районның башкаручы комитет хезмәткәрләре өчен республикадагы электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турында лекция укыдылар.

Лекцияне Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге хезмәткәрләре укыды. Мәктәп диреккторлары башкаручы комитет хезмәткәрләре өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru, республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе һәм электрон мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләделәр.

Мәктәп директорларын аеручыла электрон мәгариф өлкәсендәге электрон хезмәтләр алу тәртибе кызыксындырды.

Исегезгә төшерәбез, республикада барлык урта белем бирү учреждениеләре “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” (edu.tatar.ru) мәгълүмати системада эш итү нәтиҗәсендә әти-әниләрнең балаларының мәктәп билгеләрен күзәтеп бару мөмкинлеге бар. Моннан тыш, әти-әниләр укучының мәктәп билгеләре белән кесә телефоннарына смс килү мөмкинлеген көйли ала.

“Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмати система һәм ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша татарстанлылар кирәкле мәктәпне һәм районны сайлап, мәктәпкә кабул итүгә электрон гаризә бирә ала.

Моның өчен гаризанең электрон формасын тутырырга кирәк, аннары система регистрацон номер һәм пароль бирәчәк. Әлеге номер аша гаризәне кабул итү  нәтиҗәләрен күзәтеп була.

Шулай ук, татастанлылар “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” системасы аша өстәмә белем бирү учреждениеләрене кабул итүгә гаризә бирә ала. Уңай карар чыгарылган очракта, кабул итү 15 көннән дә күбрәккә сузылмаячак.

Татарстан Республикасы Югары Ослан районы яшәүчеләре республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесендә баллар булдыру тәртибе дә кызыксындырды. Исегезгә төшерәбез, 2013 ел бәйгесе нәтиҗәләре буенча Югары Ослан районының 9 укучысы җиңүче булып табылды. 2014 елда бәйге ике этапта уздырылачак, һәр этап нәтиҗәсендә һәрбер муниципаль районнан 3 укучы җиңүче булып табылачак. Җиңүчеләр ноутбук белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International