Ике айдан артык Татарстан халкы поликлиникларга һәм больницаларга табибка приемга язылу он-лайн режимда башкара ала.
Татарстанның барлык медицина үчреждениеләрендә “ТР электрон сәламәтлек саклау” мәгълүмати системасы кертелә. Системаның максаты – табибка язылуны җиңеләйтү, чиратларда вакыт исраф итүне бетерү, хезмәткәрләрен эшен җиңеләйтү.
Республиканың һәр поликлиникалсында электрон чират терминалы тора. Аның ярдәмендә үзәк район больницага табибга приемга язылып була. Әлеге хезмәт белән “Электрон Татарстан” инфоматы, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы ярдәмендә дә кулланып була.
2013 елда 1,5 млн пациент табибка приемга электрон рәвештә язылган. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, элетрон чират терминаллары аша – 400 мең язылу, контакт-үзәккә мөрәҗәгать итү ярдәмендә – 100 мең язылу, һәм 650 мең язылу табиб белән (кабат килү) башкарылган.
2014 ел башыннан бирле ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша 38,6 мең язылу, электрон чират терминаллары аша 33,7 мең язылу, контакт-үзәк аша 3,5 мең мөрәҗәгать, кабат приемга 55 мең кеше язылган. Тулаем “Табибка приемга язылу” хезмәте белән 130,5 мең татарстанлы кулланган.