Программалаштыру буенча Татарстан Президенты премиясенә Мәскәү һәм Екатеринбург вәкилләре җиңде

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

Казан ИТ-паркында ТР студентлары һәм укучылары арасында программалаштыру буенча XIV Ачык команда турниры узды. Ярышларда татарстанлылардан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән яшь программистлар катнашты.

41 команда арасында М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетыннан Moscow SU Trinity командасы студентлар зачетында иң яхшысы дип табылды, Сарытау дәүләт университетыннан Saratov SU 1 командасы “көмеш”ле һәм Екатеринбургтан Урал федераль университеты Ural FU 1 командасы “бронза”лы булды.

Мәктәп зачетында Урал федераль университеты махсуслаштырлган уку-фәнни үзәге беренчелеккә чыкты, икенче урында – Казанның 122 нче гимназиясе, өченчедә – Ижауның 41 һәм 29 нчы лицейлары командалары.

Ярышларны “ICL-КПО ВС” белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ, Казан федераль университеты һәм ИТ-парк катнашында уздырыла.

Татарстанның Казан федераль университетының Kazan FU #1 командасы һәм 122 гимназиянең “Диванная аналитика” командалары Татарстан Республикасы Президенты премиясенә (50 мең сум) ия булды, дип хәбәр итә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International