Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе ТР дәүләт хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru 15 марттан бирле старт алды. Конкурс башланып киткәннән бирле татарстанлылар бәйге буенча барлыкка килгән сораулары буенча дәүләт һәм муниципаль порталының контак-үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
15 марттан бирле Контакт-үзәккә конкурс белән бәйле 50дән артык шалтырату булган. Төп сораулар – бәйгедә катнашуны ничек дәвам итәргә, бәйгене уздыру вакытлары һәм баллар җыю тәртибе.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елда бәйге ике номинация буенча уздырылачак: “Иң актив укучы” һәм “Иң актив мәктәп”. Беренче номинация нәтиҗәләре май ахырында һәм декабрь ахырында ясалачак.
2013 елда түләүләрне актив башкарган әти-әниләр өчен Порталда баланың логинын рәсмиләштерергә кирәк, яисә яңа логинны кертергә кирәк.
Бәйгенең җиңүчеләре булып һәр муниципаль районда иң күп балл җыючы 3 бала табылачак.
Җиңүчеләр ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш җыйган балларын катнашучылар истәлекле бүләкләргә алыштыра алачак.
Баллар җыю тәртибе:
- 1 балл – Порталда баланың логинын кертү өчен;
- 5 балл – Портал аша башкарылган һәрбер түләү өчен.
Конкурска кагылышлы барлык сораулар буенча катнашучылар һәм әти-әниләр дәүләт хезмәтлрә Порталгы контак-үзәгенә (843) 5-114-115 номера аша мөрәҗәмгать итә. Контакт-үзәк тәүлек буе атнаның һәр көненә эшли.