2014 елның 24 мартыннан Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “электрон чират” системасын ачу планлаштырылган. Әлеге система ярдәмендә гражданнарга хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшыртуга ирешү планлаштырыла. Система ярдәмендә Татарстан Республикасы территориясендә такси хезмәтендә пассажирларны йөртүгә рөхсәт алуга чиратка басып була.
Алга әлеге мөмкинлекне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында реализацияләргә планлаштырыла.