Татарстанның һәр икенче әти-әнисе балалар чаксына гаризане электрон рәвештә бирә

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы uslugi.tatarstаn.ru аша балаларның балалар бакчасында чиратка кую 91 мең электрон гариза бирелгән. Хезмәт Порталда 2011 елның мартыннан бирле эшли.

Ай саен республиканың 3 мең гражданины балалар бакчасына электрон гариза бирә. Барлык тапшырыла торган гаризәләрнең 52% электрон рәвештә теркәлә.

2014 елның беренчне кварталында Татарстанда 17,1 мең электрон гаризә тапшырылган, шуларның 7,3 меңе тулысынча электрон.

Калган очракта ТР дәүләт хемәтләр Порталы аша гаризә биргәннән соң әти-әниләргә районның мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, мисал өчен, льготалар булганын раслар өчен.

Бу елны 300 мең тапкыр әти-әниләр балаларының чираттагы урынын тикшергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International