2014 елның гыйнвареннән Татарстанның медицина персоналы “ТР Электрон сәламләтлек саклау” бердәм дәүләт мәгълүмати системада эшли башлады. Медицина учреждениеләрнең 12 мең хезмәткәре, шул исәптән үзәк район больницаларының 205 врачы системада эшләүгә укыту узды һәм курсларга узу турында сертификатка ия булды.
Медицина персоналын укыту өчен ТР сәламләтлек саклау министрлыгының диспетчер үзәге базасында компетенция үзәге булдырылды. Компетенция үзәгендә ТР мәгълүмати технологияләр үзәге белән беррәттән медицина хезмәткәрләрен укыту башкарылды. Шулай ук Татарстанның һәрбер муниципаль районында медицина учреждениеләрендә хезмәткәрләрен укыту өчен җаваплы тьютор билгеләнде.
2013 ел ахырында системада 3,6 млн электрон медицина карта булдырылган (2012 ел белән чагыштырган 625%ка үсеш).