Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов рәислегендә тармак предприятиеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Аерым алганда, төп икътисадый күрсәткечләр һәм Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча нәтиҗәләр китерелде.
Август ахырында «Рәсми Татарстан» порталы (tatarstan.ru) Creative Commons Attribution 4.0 International ирекле лицензиясенә күчте. Хәзер планетаның закон тыңлаучан гражданнары, килешүләрсез һәм лицензияле түләүләрдән башка, бу сайтлардан текстлар кулланып, тиешле атрибуция — авторның чыганак һәм лицензия бирү шарты белән, теләсә кайсы илдә Татарстан турында теләсә кайсы телдә яза ала.
Бүген Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе хатын-кызлар консультациясенә бару кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миннехановка, нефть башкаласы медицина учреждениеләрендә инде кулланыла торган, телемедицина мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Цифрлы фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) эше демонстрациясендә Президент белән бергә шулай ук Татарстаннның Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та булды.
Бүген, 1 нче сентябрьдә, мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар һәм уку-укыту процессына мөнәсәбәте булган барлык кеше халыкара Белем көнен үткәрә. Без барлык кешене әлеге күркәм бәйрәм белән котлыйбыз, бигрәк тә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем алучы укучыларны!
2018 елның 22-23 сентябрендә Казанда бөтен Россия буенча эшләүчеләрнең бәйсез командалары өчен хакатон узачак — Digital SuperHero HackDays. 48 сәгать эчендә катнашучылар сервисларның прототипларын булдырырга тиеш булачак.
Татарстанда Яндекс.Лицейга яңа җыелма башланды. Бу – программалаштырырга өйрәнергә теләгән мәктәп укучылары өчен түләүсез курслар. Яндекс.Лицейга керү өчен 9 нчы сентябрьгә кадәр yandexlyceum.ru сайтында анкета тутырырга һәм онлайн-тест үтәргә кирәк. Башкарып чыгучы кешеләр әңгәмәгә чакыру алачак.
1-2 нче октябрьдә Казанда Интернет әйберләрнең технологиясе буенча Бөтендөнья цифрлы саммиты (IoTWorldSummitRussia) узачак, анда Россия, АКШ, Европа һәм Азия яңа цифрлы технологияләрен гамәли куллану өлкәсендә дөнья лидерлары очрашачак һәм IoT һәм IIoT, М2М коммуникацияләр, аналитиклар зур мәгълүматлар, ясалма интеллект, машина белән һәм тирән уку, киберкуркынычсызлык һәм блокчейн өлкәсендә алдвнгы хәл итүләр булачак.
Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. 56 алдынгы татарстанлыга Дәүләт бүләкләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов тапшырды. «Татарстан Республикасының атказанган Мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исемне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов алды.
Бүлек Кулагин ур., 8 адресы буенча эшли һәм Идел Буе районы 15 меңгә якын халкына хезмәт күрсәтә.
Бүген Россия ИТ-югары уку йортында икеләтә бәйрәмне билгеләп үттеләр: уку елы ахыры һәм яңа студентлар килүен. Яшьләрне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университетының Күзәтү советы рәисе Николай Никифоров һәм Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин тәбрикләделәр.