Бүген Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе хатын-кызлар консультациясенә бару кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миннехановка, нефть башкаласы медицина учреждениеләрендә инде кулланыла торган, телемедицина мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Цифрлы фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) эше демонстрациясендә Президент белән бергә шулай ук Татарстаннның Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та булды.
Аерым алганда, табиб-акушер-пациент форматында пациентны кабул итү күрсәтелде.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау Министрлыгы һәм Әлмәт муниципаль районы «Цифрлы ФАП» Сәламәтлек саклау Идарәсенең пилот проектны кысаларында барлыгы Әлмәт муниципаль районы 5 фельдшер-акушерлык пункты интернетка тоташтырылган һәм автоматлаштырылган эш урыннары белән җиһазланган. Гомумән алганда, бу торак пунктларда якынча 4 мең кеше яши. Яңа технологияләр аларның һәркайсына үзенең торак пунктыннан читкә бармыйча компетентлы табиблардан консультацияләр алырга мөмкинлек бирә. Ел ахырына кадәр барлыгы 51 район әлеге оборудование белән җиһазландырылачак.
Белешмә өчен:
Әлмәт муниципаль районы медицина оешмалары эше «ТР Электрон сәламәтлек саклау» Бердәм дәүләт мәгълүмат системасында гамәлгә ашырыла, барлык кабинетлар автоматлаштырылган эш урыннары белән җиһазланган. Районның медицина оешмаларына 84 мең кеше беркетелгән. Агымдагы елның 7 аенда алар табибларга 500 мең тапкыр язылганнар, аларның – 53%ы электрон язылудан файдаланган. Моннан тыш, районда «Электронный листок нетрудоспособности» проектын тормышка ашыру дәвам итә, аның кысаларында ел башыннан 12 меңнән артык электрон хастаханә язуы бирелгән.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте