Татарстанда Яндекс.Лицейга яңа җыелма башланды. Бу – программалаштырырга өйрәнергә теләгән мәктәп укучылары өчен түләүсез курслар. Яндекс.Лицейга керү өчен 9 нчы сентябрьгә кадәр yandexlyceum.ru сайтында анкета тутырырга һәм онлайн-тест үтәргә кирәк. Башкарып чыгучы кешеләр әңгәмәгә чакыру алачак.
Яндекс.Лицейга 8 яки 9 сыйныфта укырга керергә була. Яшенә карамастан, балалар гомуми программа буенча ике ел дәвамында шөгыльләнәләр. Дәресләрдә алар Python үзләштерәләр. Биредә Яндекста укыган тәҗрибәле җирле укытучылар укыта.
Казан һәм Яр Чаллы Иннополисында Яндекс.Лицей җыелманы икенче тапкыр инде ача: узган елны укырга керү өчен 759 кеше гаризалар тапшырды, шуларның 113 кабул ителде. Көз көне алар укуларын икенче курста дәвам итәчәк. Тагын җиде торак пункт — Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Балык Бистәсе — проектка беренче тапкыр кушылдылар. Моннан тыш, республиканың башка районнары балалары өчен проект кысаларында дистанцион укыту планлаштырылган.
Быел Яндекс.Лицей Татарстанда 22 мәйданчыкта эшли –мәктәп, лицей һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында. Дәресләр 15:00 соң атнага ике тапкыр үткәреләчәк. Уку елы октябрь башында башланачак.
«Яндекс.Лицейда укучылар сәнәгать программалаштыруы буенча белем алачак, — дип сөйли Яндекс.Лицей директоры Марина Суслова. — Проект 2016 елда барлыкка килде, һәр ел аның масштаблары арта бара».
Яндекс.Лицей Россия төбәкләренең яртысында диярлек, 131 мәйданчыгында, шулай ук Казахстанда эшли. Татарстанда проектны Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы хуплый.
«Яндекс.Лицей Татарстанда икенче ел инде эшли һәм мәктәп укучыларының махсус күнекмәләр һәм һөнәри юнәлеш бирү яхшы үсеше өчен нигез булды. Яңа уку елында биредә укучыларның санын 1000 кешегә кадәр арттырырга планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте ТР премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Татарстан балалары өчен Яндекс.Лицей, шулай ук өстәмә белем бирү өчен башка проектлар безгә яңа буын үстерергә ярдәм итәр».
«Яндекс.Лицей проектында катнашу – үзләренең киләчәген IT-индустрия белән бәйләргә җыенучы балалар өчен бик яхшы шанс. Бүгенге көндә IT-белгечлекләр иң перспективалылар исемлегенә керә. Узган уку елында Яндекс. Лицей проекты Татарстанның 3 шәһәрендә, 5 мәйданчыгында гамәлгә ашырылды, ә бүген - 20 дән артык уку йортларында. Татарстанда югары класслы эшләүчеләр һәм IT – белгечләрне укыту өчен барлык тиешле шартлар да тудырылган. Безнең укучылар инде югары нәтиҗәләр күрсәтә, һәм, мин ышанам ки, якын арада Татарстан егетләре югары технологияләр россия һәм халыкара базарында лаеклы төстә көндәшлек итүләрен дәвам итәчәк» - ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
--------
Яндекс.Лицей Мәгълүматлар анализы мәктәбе (МАМ) катнашында оештырылды. Мәктәптә машиналы укыту, компьютерлы күрү сәләте һәм башка юнәлешләр алып барыла. 2007 елдан башлап, МАМ IT-индустрия өчен 600 дән артык белгеч әзерләде, алар хәзер россия һәм чит ил компанияләрендә эшлиләр.