Wot World Summit Russia 25 илдән 120 дән артык экспертны җыячак

2018 елның 31 августы, җомга

1-2 нче октябрьдә Казанда Интернет әйберләрнең технологиясе буенча Бөтендөнья цифрлы саммиты  (IoTWorldSummitRussia) узачак, анда Россия, АКШ, Европа һәм Азия яңа цифрлы технологияләрен гамәли куллану өлкәсендә дөнья лидерлары очрашачак һәм IoT һәм IIoT, М2М коммуникацияләр, аналитиклар зур мәгълүматлар, ясалма интеллект, машина белән һәм тирән уку, киберкуркынычсызлык һәм блокчейн өлкәсендә алдвнгы хәл итүләр булачак.

120 дән артык халыкара эксперт 4.0 Индустриясе, цифрлы корпорацияләр, акыллы шәһәр һәм энергетика өчен иң алдынгы технологияләрне кертү тәҗрибәсен тәкъдим итә. Катнашучылар 125 артык практик кейс  караячак  һәм көнүзәк мәсьәләләрне сөйләшәчәкләр.

Саммит 25 илдән 1000 дән артык делегат җыячак. Саммитта катнашуларны иң эре халыкара һәм россия компанияләре расладылар инде– Procter & Gamble, Petronas, INsports Europe, India Glycols, Southern Water, Улан-Удэ авиация заводы, ДК «ИНФОПРО», МОЭК, X5 Retail Group, «Росатом»,  «Агрокөч» Холдингы, «Евросибэнерго», «Сибур Холдинг», «Северсталь Менеджмент», «КАМАЗ», «Россия Вертолетлары», НЛМК, «Сбербанк», ВТБ Банкы, Raiffeisenbank,  «Домодедово Ай-Ти Сервисиз», «Выборг суднолар төзү заводы», Л.М.Миля исемендәге Мәскәү вертолет заводы, Норильск-Таймыр энергетика компаниясе, В.П.Глушко исемендәге Энергомаш, Балтыйк балкер терминалы, НАНОЛЕК, «Перм моторлары», ДК «Юнитайл», Рамень прибор төзелеше заводы, РАВ Агро-Про, Интерсвязь, БЕТАР ПКФ, Миррико менеджмент.

Саммитның зур игътибары инновацион шәһәрләр өчен акыллы карарларга бирелә. Яңа технологияләрне кертү буенча үзенең тәҗрибәсе турында Иннополис мэры Руслан Шагалеев, Әлмәт мэры Айрат Хәйруллин, Гентшәһәре (Бельгия) цифрлы стратегиясе буенча директоры Карл-Филип Коэнеграхтс, Seoul Innovation генераль директоры, Сеула (Көньяк Корея) башкала хөкүмәте Ин Донг Чо һәм башкалар сөйләячәкләр.

Шулай ук Саммитның төп спикерлары арасында:

· Амит Курекар, Procter & Gamble Глобаль технология директоры, Һиндстан, 4.0индустриясе проектларын эшләтеп җибәрүне нәрсәдән башларга турында сөйләячәк;

· Шаруль Рәшит, Petronas Баш инженеры, Малайзия, нефть-газ секторында “добычалар”ны чыгару, эшкәртү, транспортлау процессларын цифрлаштыру эш модельләрен тәкъдим итәчәк;

· Питер Джэксон Southern Water бүлеге җитәкчесе, Бөекбритания, табышны һәм операцион нәтиҗәлелекне ничек арттырырга өйрәтәчәк;

· Пери Субраманья, IoT буенча Менеджер, Monsanto Company, АКШ, IoT & IIoT өчен болытлы технологияләрен файдалану турында сөйләячәк;

· Уиллсон Дэн, , Сингапур консорциум җитештерү буенча гамәлгә куючыларның берсе, Сингапур, IIoT һәм Smart Manufacturing стратегиясе килү белән сәнәгать ландшафтының үзгәреше турында сөйләячәк;

· Оскар Перес-Кордова, INsports EuroLatam -Барселона һәм Мексика идарә итүче директоры, Испания.

Быел Саммит катнашучылары өчен махсус «IoT Leadership Programme» бер көнлек укыту программасын узу мөмкинлеге әзерләнгән. Программаның алып баручы – Профессор Джанвито Ланзолла, Менеджмент кафедрасы мөдире, Cass Business School стратегиясен профессоры, Cass (DLRC), Бөекбритания цифрлы лидерлык тикшеренү үзәге нигез салучы һәм директоры.

IoTStartup экосистемасы вәкилләре өчен быел «Технологик Эшмәкәрлек» махсус агымы булдырылган. Ике көн дәвамында питч-сессия, мастер-класслар һәм хакатон үткәреләчәк.

IoTWorldSummitRussia аудиториясе: генераль директор урынбасарлары, стратегик үсеш һәм инновацияләр буенча директорлар, IT директорлары, җитештерү буенча директорлар һ.б.

Саммит оештыручысы булып Redenex халыкара тикшеренү компаниясе чыгыш ясый.

Чара турында тулырак мәгълүмат әлеге сайтта: http://iotworldsummit.ru

ММЧ аккредитацияләү: pr@redenex.org

Фото: discover.sap.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International