Мәктәп укучыларын һәм студентларны Белем көне белән котлыйбыз!

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Бүген, 1 нче сентябрьдә, мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар һәм уку-укыту процессына мөнәсәбәте булган барлык кеше халыкара Белем көнен үткәрә. Без барлык кешене әлеге күркәм бәйрәм белән котлыйбыз, бигрәк тә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем алучы укучыларны!

Татарстанда ИТ-мәгарифкә 5 меңнән артык кешенең катнашы бар. Өстәвенә, балалар программалаштыру нигезләренә мәктәп эскәмиясеннән үк укый.

Бу – республика мәктәпләрендә 50 ИТ-класс, аларда программалаштыру һәм робот техникасы өлкәсендә ел саен укучылар белем ала. Бу – 22 Яндекс.Лицей мәйданчыгы, анда мәктәп укучылары бушлай Python программалаштыру телен  өйрәнә алалар. Бу – Казанда һәм Яр Чаллыдагы ИТ-паркның  ИТ-академиясе, ул ел саен 700 дән артык бала өчен программалаштыру һәм гомуми белем бирү курслары үткәрә. Бу – Яр Чаллыдагы «Кванториум» балалар технопаркы, анда даими рәвештә төрле юнәлешләр буенча, шул исәптән ИТ өлкәсендә дә, 500 гә якын 5-11 сыйныф укучылары укый.

Бу өлкәдә урта һөнәри белем бирүне  Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында алырга мөмкин, ә югары белемне - Иннополис Университетында һәм КФУНЫҢ ИТИС Югары мәктәбендә.

Бүген, ИТ-белгечләр хезмәт базарында иң кирәклеләр булып саналган заманда – дөрес белем алу мөһим. Белем көне белән, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International