ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Яндекс һәм Татарстан Хөкүмәте республикада пилотсыз транспорт үсеше турында килешүгә кул куйдылар. Ул Иннополиста автомобильнең хәрәкәт итүе өчен тест  зонасын булдыруны күздә тота. Килешүгә кул кую тантанасы бүген Иннополиста ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Россиядә «Яндекс» компаниясе генераль директоры Елена Бунина катнашында узды.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда урта һөнәри белем бирү системасында Федераль укыту-методик берләшмәсе (матди тәэмин итү идарәсе) киңәйтелгән утырышы ачылды. Чара Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) базасында уза.

Яр Чаллы ИТ-паркында 25 һәм 26 нчы август көннәрендә Бизнес-инкубаторга 30 нчы юбилей сайлап алу үткәрелде. Резидент статусын алуда 16 проект ярышты.


24
август, 2018 ел
җомга

Яклар «Армия-2018» халыкара хәрби-техник форумында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Көзен Яр Чаллыда «Венчур Акселератор» мәктәп укучылары өчен зур белем бирү проекты башлана. Бүген Башкарма комитет белән хезмәттәшлек турында килешүгә Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Наталия Кропотова һәм Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы директоры  Антон Грачев кул куйдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов рәислегендә үткәрелгән «Иннополис» Махсус икътисади зоналар Күзәтү советы утырышында гомуми инвестиция күләме 181,1 миллион сумлык МИЗ ун яңа компаниядә техник эшчәнлек башкаруга уңай карарлар чыгарылды.


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Иннополис» Махсус икътисадый зонасы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде – Хәлимов Ренат Азатович. Генераль директор постын ул АҖ «МИЗ «Иннополис» директорлар Советы карары буенча алды.

МИСиС институтыннан инженерлар инсульт яки авыр баш җәрәхәте алган һәм йөрү яки сөйләм функцияләре көчен югалткан пациентларга акыллы йорт белән идарә итәргә һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашырга мөмкинлек бирүче нейрогарнитура булдырдылар, дип хәбәр итә Хайтек.

Ел саен үткәрелә торган «Тере тел – тере милләт» республика конкурсы «2014 – 2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Дәүләт программасы кысаларында  Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча «Татмедиа» Республика агентлыгы тарафыннан үткәрелә.


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

Россия ИТ-югары уку йорты һәм РФ Оборона министрлыгы ФГБУ 27 Үзәк фәнни-тикшеренү институты (ҮЗӘК) филиалы бу көннәрдә Мәскәү өлкәсе Кубинка шәһәрендә  узучы «Армия-2018» халыкара хәрби-техник форумы кысаларында  мәгълүмати куркынычсызлык, робот техникасы һәм башка темалар буенча түгәрәк өстәл уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International