2018 елның 22-23 сентябрендә Казанда бөтен Россия буенча эшләүчеләрнең бәйсез командалары өчен хакатон узачак — Digital SuperHero HackDays. 48 сәгать эчендә катнашучылар сервисларның прототипларын булдырырга тиеш булачак.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә «ICL Системалы технологияләр» һәм Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» Технопаркы хакатоннны оештыручылар сыйфатында чыгыш ясадылар.
Өч кешегә кадәр командалар катнашу өчен гариза яза алалар. 18 сентябрьгә кадәр теркәлү ачык. Җиңү яулаган команда 200 мең сум һәм 25 нче ноябрьдә Kazan Startup Weekendта проектның презентациясе белән чыгыш ясарга мөмкинлек алачак. Икенче урын өчен 100 мең сум приз каралган, өченче урын өчен — 50 мең сум
«Хакатон Digital SuperHero HackDays — үзләре җитештергән продуктны алга этәрү буенча беренче адым. Киләсе этап — акселератор, анда финалга чыккан командалар пилот режимында үзләренең эшләнмәләрен кертә алачак», — дип киләчәккә планнары белән дә уртаклашты «ИТ-парк» директоры Антон Грачев.
«Базар шундый темплар белән үсә, бүген бизнес стандарт процессларны оптимальләштерүче технологияләргә мохтаҗ түгел диярлек. Бу – кичәге көн. Еш кына клиентлар аларны бизнесы үзенчәлеген һәм конкрет бурычларына бәйләнгән хәлләрне бездән сорыйлар. Без бу запрослары җыябыз һәм аларны гамәлгә ашыру өчен якты башлар эзлибез», — дип билгеләп үтте «ICL Системалы технологияләр» генераль директоры Айдар Гузаиров.
Хакатонның модераторы Татьяна Сметанина булачак. Хәзерге вакытта ул төп бизнес-сценарийларны гамәлгә ашыру өчен Blockchain-технологияләреннән файдалану буенча белем бирү онлайн-проектын алып бара. Чара турында тулырак: hack-days.ru.
Фото: iuni.ru