Бу Казанда беренче шундый даими бушлай бизнес-лекцияләр форматы, анда бөтен Россиядән эшкуарлык өлкәсендәге югары квалификацияле белгечләр килә.
Ясалма интеллект технологияләрен өйрәнү югары уку йортларының белем бирү программаларына активрак кертелергә тиеш, алар икътисадның өстенлекле юнәлешләре өчен белгечләр әзерли. Югары уку йортларына ЯИ буенча эшләнгән уку модулен гамәлгә кертү актив булсын өчен, аны мәҗбүри итәргә кирәк. Бу хакта икътисади үсеш министры Максим Решетников Россия Президенты Владимир Путин белән ясалма интеллектны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында белдерде.
Компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының IX Бөтенроссия конкурсы «Интернетка рәхмәт - 2023» Россия пенсия фонды һәм Ростелеком ААҖ тарафыннан үткәрелә. Конкурста Россиянең 52 төбәгеннән пенсионерлар катнаша. Иң актив төбәкләр: Кырым Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Санкт-Петербург, Ульяновск өлкәсе, Ханты-Манси АО, Татарстан Республикасы, Кемерово өлкәсе, Краснодар крае, Ростов өлкәсе. Татарстан Республикасыннан конкурска 21 гариза килгән.
28 июльдә Иннополис шәһәре территориясендә ел саен үткәрелә торган «Система администраторы көне» ИТ-фестивале ачылачак.
Конкурс Татарстан Республикасында 24 июньдә Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында игълан ителде.
Гаризаны илнең теләсә кайсы 5 югары уку йортына, һәркайсында 5 белгечлеккә кадәр бирергә мөмкин. «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә кабул итү комиссияләренә бармыйча, чиратларсыз һәм кәгазь документларсыз эшләргә мөмкин. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган аккаунт кына кирәк булачак.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының 87 торак пункты билгеләнәчәк, аларда 2024 елда югары тизлекле интернет тәэмин ителәчәк.
Цифра көне - сыйныфтан тыш гомуми мәктәп чаралары һәм балалар лагерьлары өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты, ул "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасына ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла.
18 июльдә Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркның Стартап-Хабында спорт технологияләренә багышланган митап узачак. Чараны оештыручы - Спорт технология кластеры. СпортТех җәмәгатьчелеге базардагы үзгәрешләр турында сөйләшергә, шулай ук Россиянең алдынгы проектлары белән танышырга планлаштыра.
Казанда 14 июльдә "Мәктәп 21" укучыларының беренче чыгарылышы узды. Уку вакытында алар берничә программалау телен өйрәнгәннәр, проектларны шәхсән һәм командада эшләргә өйрәнгәннәр, шулай ук төбәкнең эре ИТ-компанияләрендә мәҗбүри стажировка үткәннәр. Бүген алар барысы да уңышлы эшкә урнаштырылган һәм Сбер, ТР Цифрлы трансформация үзәгендә, Армор, Ак Барс, Нициконсистем, Тинькофф һ.б. оешмаларңа эшлиләр. Катнашучылар еш кына эшләнмәләр ясаучы (GO, Java, Python, C, C+), мәгълүмат инженеры һәм DevOps һөнәрләрен сайлаганнар.