Казанда "Мәктәп 21"нең беренче ИТ-белгечләр чыгарылышы үтте

2023 елның 14 июле, җомга

Казанда 14 июльдә "Мәктәп 21" укучыларының беренче чыгарылышы узды. Уку вакытында алар берничә программалау телен өйрәнгәннәр, проектларны шәхсән һәм командада эшләргә өйрәнгәннәр, шулай ук төбәкнең эре ИТ-компанияләрендә мәҗбүри стажировка үткәннәр. Бүген алар барысы да уңышлы эшкә урнаштырылган һәм Сбер, ТР Цифрлы трансформация үзәгендә, Армор, Ак Барс, Нициконсистем, Тинькофф һ.б. оешмаларңа эшлиләр. Катнашучылар еш кына эшләнмәләр ясаучы (GO, Java, Python, C, C+), мәгълүмат инженеры һәм DevOps һөнәрләрен сайлаганнар.

Казандагы "Мәктәп 21" кампусы - мәктәпнең илдә икенче булып ачылган кампусы һәм инде берничә ел уңышлы эшли. Анда белем алуга төбәк халкы арасында ихтыяҗ бар. Бүгенге көндә биредә 1000нән артык кеше укый, шуларның 400е инде ИТ-компанияләрдә эшли. Шул ук вакытта катнашучыларның 80% өчен программалаштыру бөтенләй яңа тәҗрибә, элек алар ИТ-өлкә белән берничек тә бәйле булмаган.

"Татарстанда без ИТ-технологияләр өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләләренә игътибар белән карыйбыз. Республикада квалификацияле ИТ-белгечләр чыгаручы югары уку йортлары ачылды, илнең иң яхшы ИТ-техникумнарының берсе - МЦК-КТИТС уңышлы эшли. Бу рәттә Сберның «Мәктәп 21» дә ышанычлы урын алды, ул һөнәрен алыштырырга яки белемнәрен тирәнәйтергә теләүчеләрдә зур кызыксыну уята, - диде Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. - Бүген республикага 10 мең ИТ-белгеч җитми. Шул ук вакытта без ел саен татарстанлыларның актуаль ИТ-һөнәрләрне үзләштерүдә кызыксынуының үсүен теркәп барабыз. Өстәвенә, бу ИТ-һөнәр сайлаган укучылар гына түгел, ә программалаштыру, веб-дизайн, эшләү күнекмәләрен үзләштерергә карар иткән өлкәннәр дә. «Мәктәп 21» кебек белем бирү проектлары бу ихтыяҗларның бер өлешен лаеклы каплый".

"Мәктәп 21дә укыту методикасы кирәкле белемнәр алырга һәм тиз арада ИТ-һөнәрне үзләштерергә мөмкинлек бирә. Бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары төрле тармак компанияләренә цифрлы трансформация өчен инновацион продуктлар эшләүдә ярдәм итәчәкләр. Барыгызга да профессиональ уңышлар һәм алдынгы проектлар телим!,- диде Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе урынбасары – «Татарстан Банкы» бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International