25 март көнне Татарстан Республикасы ИТ-компанияләре цифрлаштыру министры белән аралаша алачак

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры белән икенче ачык очрашуга чакырабыз.

Ачык әңгәмә форматында Айрат Ринат улы Хәйруллин белән узган очрашуга йомгак ясаячакбыз һәм ИТ-индустриянең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачакбыз: дәүләт ярдәме, Татарстанның алга киткән ИТ-проектларының яңа программасы, ясалма фәһем, фәннең индустрия белән элемтәсе һәм башкалар.

Сез шулай ук үз сорауларыгызны турыдан-туры бирә алырсыз.

Катнашучылар өчен сылтама буенча теркәлү кирәк - https://t.me/micrt/2345.

Үткәрү вакыты: 25 март, 16:00-20:00 сәгатьтә

Адресы: Спартаковская, 2А, Б.Рәмиев ис. ИТ-парк, конференц-зал

Шулай ук чарада катнашу һәм аны яктырту өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дә чакырабыз!

ММЧ аккредитациясенә сылтама

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International