«ИТ-парк» «Сколково» фондының иң яхшы төбәк операторы дип танылды

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Бүген «Сколково Регионы» конференциясендә 2024 елга йомгак ясалды һәм Татарстан Республикасының «ИТ-паркы» «Идея» технопаркы белән берлектә иң яхшы төбәк операторлары рейтингында беренче урынны яулады!

Ел дәвамында республиканың цифрлы командасы Татарстан җәмәгатьчелеге өчен күп төрле белем бирү программаларын һәм акселераторларны гамәлгә ашырды. Төп инициативаларның берсе - «Сколково» фондының төбәк челтәре өчен стратегик сессия, шулай ук «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр өчен «Инноватор навигаторы» программасы. Боларның барысы да Татарстан Республикасының даими ярдәме белән мөмкин булды!

Бу бүләк Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы командасының һәм паркның инновацияләр һәм эшкуарлык үсешенә керткән өлешен раслый. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International