Компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының IX Бөтенроссия конкурсы «Интернетка рәхмәт - 2023» Россия пенсия фонды һәм Ростелеком ААҖ тарафыннан үткәрелә. Конкурста Россиянең 52 төбәгеннән пенсионерлар катнаша. Иң актив төбәкләр: Кырым Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Санкт-Петербург, Ульяновск өлкәсе, Ханты-Манси АО, Татарстан Республикасы, Кемерово өлкәсе, Краснодар крае, Ростов өлкәсе. Татарстан Республикасыннан конкурска 21 гариза килгән.
Конкурста катнашучылар арасында 77% тан артыгы хатын-кызлар. Катнашучыларның уртача яше - 63 яшь. Иң өлкән катнашучыга, Оренбург өлкәсеннән Волков Павел Трофимовичка 90 яшь. Катнашучыларның 42% югары белемле. 66% курсларда компьютер грамоталылыгын үзләштерә, 19% эшләүче пенсионерлар. Кече шәһәрләр һәм авыл территорияләреннән эшләрнең 78% тирәсе.
Конкурс эшләре 2023 елның 23 октябренә кадәр кабул ителә, ә конкурска нәтиҗәләрен 2023 елның ноябрь-декабрь айларында ясау планлаштырыла. Мәгълүмат һәм конкурста катнашу кагыйдәләре белән сайтта танышып була.