Казан ИТ-паркының Стартап-хабы ачык очрашулар циклын башлап җибәрә

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Бу Казанда беренче шундый даими бушлай бизнес-лекцияләр форматы, анда бөтен Россиядән эшкуарлык өлкәсендәге югары квалификацияле белгечләр килә.

Спикерлар бизнесны яхшырта алырлык нәтиҗәле ысуллар һәм кораллар белән уртаклашачак. 

Беренче кунаклар - Надежда Кобина һәм Елена Старостина - "Космос-4" шәхси брендинг агентлыгы партнерлары. Чыгышның темасы: "Шәхси бренд өчен 5 стратегия".

Әлеге агентлык клиентлары арасында PwC, BCG, CBSD Thunderbird, Яндекс, MTC, Сбер, SAS, Tele2, Shneider Electric, Philip Morris Internahonal, Mars, X5 Retail Group, Coca Cola компанияләренең югары һәм урта менеджерлары бар.

Чарага керү теркәлү буенча ирекле.

Үткәрү вакыты: 31 июльдә 19:00 сәгатьтә

Урыны: Петербург урамындагы ИТ-парк, 52, 1нче кат, конференцияләр залы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International