"Регина" балалар савыктыру лагеренда Цифра көне үтте

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Цифра көне - сыйныфтан тыш гомуми мәктәп чаралары һәм балалар лагерьлары өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты, ул "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасына ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла.

Проект балаларны иртә һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән һәм, балалар яки мәктәп яны лагеренда ял иткәндә, популяр ИТ-һөнәрләр һәм актуаль мәгълүмати технологияләр белән уен формасында танышырга мөмкинлек бирә. 

2022 елда проектта 6 меңнән артык лагерьдагы балалар катнашкан. "Цифра көне" Россиянең барлык 89 төбәгендә уңай каршы алынган. 

14 июльдә Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендәге «Регина» балалар савыктыру лагеренда Цифра көне узды. Вожатыйлар белән бергә балалар мәгълүмати технологияләргә багышланган уенда катнаштылар.

"Информатика һәм цифрлы технологияләр белән кызыксынуны ИТ-сыйныфларда гына түгел, республиканың барлык укучылары арасында да үстерү һәм саклау мөһим. Безнең максат - балаларда тормышта кирәк булачак һәм киләчәк һөнәрне билгеләргә ярдәм итәчәк цифрлы компетенцияләр формалаштыру", - дип билгеләп үтә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International