«Дәүләт хезмәтләре» аша югары уку йортына керергә гариза бирергә мөмкин

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Гаризаны илнең теләсә кайсы 5 югары уку йортына, һәркайсында 5 белгечлеккә кадәр бирергә мөмкин. «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә кабул итү комиссияләренә бармыйча, чиратларсыз һәм кәгазь документларсыз эшләргә мөмкин. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган аккаунт кына кирәк булачак.

Гаризаларны бирергә мөмкин: 

  • теләсә нинди уку формаларына, шулай ук түләүле һәм максатчан укуга
  •  бакалавриат һәм белгечлек программаларына
  •  икенче югары белеменә

Быел сервиска 1022 югары уку йорты тоташтырылган. Түләүсез укуга керүчеләргә 25 июльгә кадәр, түләүле укуга 20 августтан да соңга калмыйча гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International