28 июльдә Иннополис шәһәре территориясендә ел саен үткәрелә торган «Система администраторы көне» ИТ-фестивале ачылачак.
Система администраторы көне июльнең соңгы җомгасында уза. Быел «Умные решения» командасы ачык һавада узачак бәйрәмгә система администраторларын, ИТ-җитәкчеләрне, программистларны һәм мәгълүмати куркынычсызлык белгечләрен чакыра.
Чараны оештыручы - Россиянең танылган программа тәэминаты һәм компьютер җиһазлары эшләүче компанияләр: «Лаборатории Касперского», «1Софт», «1С-Битрикс», «UserGate», «Qtech», «Staffcop», «Яндекс», «Киберпротект».
Чара кысаларында эшлекле сессияләр узачак, анда техник белгечләр һәм вендор вәкилләре докладлар белән чыгыш ясаячак һәм тәҗрибә уртаклашачак.
#Деньадмина бәйрәме эчтәлеге - оештыручылар һәм спонсорлардан ИТ конкурслар, сувенирлар һәм кыйммәтле призлар белән күңел ачу программасы, анда ИТ өлкәсе белгечләре күңелле вакыт үткәрә алачак.
Махсус чакырылган кунак «Волга-Волга» музыкаль төркеме.
Чарада катнашу бушлай, теркәлү сылтама буенча мәҗбүри. Үткәрү урынына һәм кире кайту өчен трансфер оештырылачак.
Автобуслар китү вакыты һәм урыны:
- 11.00 «МЕГА» сәүдә комплексыннан, Казан шәһәре, Җиңү Проспекты, 141.
- 12.00 «Тандем» сәүдә комплексыннан, Казан шәһәре, Ибраһимов проспекты, 56.
- 12.00 «Кольцо» сәүдә комплексыннан, Казан шәһәре, Петербург ур., 1.
- 09.00 Чаллы шәһәре, «Сәүдә кварталы» сәүдә комплексы, Тынычлык проспекты, 3
Үткәрү вакыты: 28 июльдә 13:00 сәгатьтә