Республиканың «Яшьләргә торак конкурсы – 2023» нда катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Конкурс Татарстан Республикасында 24 июньдә Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында игълан ителде.

Яшьләргә торак конкурсы – яшьләр өчен уникаль мөмкинлек, шул исәптән никахта булмаганнар өчен дә социаль ипотека шартларында "чистага ремонтланган" үз фатирларын сатып алу мөмкинлеге, квадрат метры өчен 60-70 мең сум ташламалы бәягә яңа фатир, 28,5 елга кадәр аз түләүле ипотека алу мөмкинлеге ул.

Конкурста кем катнаша ала:

  • 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьтәге белгечләр;
  • Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;
  • Сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында, шул исәптән дәүләтнеке булмаган, коммерцияле оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;
  • Яшь укытучылар һәм мәгариф учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәрләре;
  • Җәмәгать оешмалары активистлары;
  • Татарстан яшьләр сәясәте проектларында, студентлар үзидарәләрендә һәм иҗат берләшмәләрендә катнашучы яшьләр;

Конкурсның өстенлеге һәм үзенчәлеге шунда ки, ташламалы шартларда гаиләсе булмаган яшьләр дә катнаша һәм үз торакларын сатып алырга мөмкин.

Катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны #ЖильёМолодымРТ 27.06.2023 елгы туры эфирының язмасыннан белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International