Ясалма интеллект технологияләрен өйрәнү югары уку йортларының белем бирү программаларына активрак кертелергә тиеш, алар икътисадның өстенлекле юнәлешләре өчен белгечләр әзерли. Югары уку йортларына ЯИ буенча эшләнгән уку модулен гамәлгә кертү актив булсын өчен, аны мәҗбүри итәргә кирәк. Бу хакта икътисади үсеш министры Максим Решетников Россия Президенты Владимир Путин белән ясалма интеллектны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында белдерде.
"Тармак белгечләренә ихтыяҗны исәпкә алып, беренчедән, модульне гамәлгә кертүне һәр белем бирү программасы өчен мәҗбүри итәргә тәкъдим итәбез. Шулай ук икътисадның өстенлекле юнәлешләре буенча программалар эшләү – сәламәтлек саклау, транспорт, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш һәм ТКХ", – дип тәкъдим итте Максим Решетников.
Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы шулай ук Россия вузларында ЯИ программалары буенча белем алучы студентлар саны артуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бүген үк югары уку йортларында ЯИ программалары буенча 3 мең кеше белем ала, ә киләсе елда укучылар саны 12 меңгә кадәр артачак.
Министр шулай ук Президентка ясалма интеллект программаларын бөтен мәгариф системасына масштаблаштыру барышы турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта 52 төбәктә укучылар ЯИ технологияләрен өйрәнәләр.