Кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль интернетка тоташтыруга тавыш бирүнең өченче этабы башланды

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының 87 торак пункты билгеләнәчәк, аларда 2024 елда югары тизлекле интернет тәэмин ителәчәк.

Тавыш бирүдә 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән барлык торак пунктлар катнаша. Татарстанда 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше Россия Федерациясе субъектында урнашкан бер авыл торак пункты өчен үз тавышын бирә ала, анда тавыш бирүченең яшәү урыны буенча даими теркәлүе рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама буенча күчү кирәк, тавыш бирү 2023 елның 13 августына кадәр дәвам итәчәк.

Тавыш бирүдә катнашу өчен гражданга РФ Дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы һәм тавыш биргән төбәктә даими теркәлүе кирәк. Шулай ук Россия Цифрлы үсеш министрлыгы адресына кәгазь хат җибәрү мөмкинлеге каралган, анда тулы исеме, теркәлү адресы һәм элемтә үткәрергә кирәк булган торак пунктның атамасын күрсәтергә кирәк.

Тавыш бирү "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм проекты максатларына ярашлы рәвештә цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча гамәлгә ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International